Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шымкент татары балалар туган телне ата-аналарга караганда яхшырак белә дип саный
Көньяк Казахстанның Шымкент шәһәрендәге якшәмбе мәктәбенә 15-20 кеше йөри.
(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ", Марсель Хәйруллин). Казахстанның Шымкент шәһәре Татар-башкорт мәдәни үзәге вәкиле, танылган табиб Шакирҗан Бурнашев татар балалары туган телне ата-аналарына караганда яхшырак белә дип исәпли. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә әйтте.
“Бездә ата-аналар үзләре милли җанлы булсалар да, кызганычка, татарча белми диярлек. Әмма балалары Татар-башкорт мәдәни үзәге ярдәме белән ачылган якшәмбе мәктәпләрендә телне үзләштерә башлады. Балаларына карап, хәзер әти-әниләр дә татарча өйрәнә”, - диде ул.
Шакирҗан Бурнашев әйтүенчә, якшәмбе мәктәбенә 15-20 кеше йөри. Анда татар балалары туган телне, җыр-биюләрне өйрәнә, спектакльләр куя. Спектакльләрдә өлкәннәр дә катнаша. Шакирҗан Бурнашев үзе табиб булу сәбәпле, соңгы спектакльдә ул Айболит ролен башкарган.
Шакирҗан Бурнашев фикеренчә, Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевның туган телләрне саклау өлкәсендә алып барган сәясәте дәвам иткәндә татар теле үлмәячәк.
“Бездә бар шартлар тудырылган, Халыклар ассамблеясе, милли-мәдәни үзәкләр эшли. Корея, фарсылар - барлыгы егермедән артык милли үзәк эшләп килә. Үзара аралашып, дустанә, ихтирамга корылган мөнәсәбәтләрдә яшибез”, - дип сөйләде Бурнашев.
- Шымкент – Казахстанның көньягында урнашкан, миллионнан артык кеше яшәгән шәһәр. Халык саны буенча өченче урында. 1989 елда биредә 15 мең татар яшәгән. 2004 елдан бирле Шымкентта Сабан туе уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз