Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шыгырданның татар теле укытучысы: Бездә татар әдәби китапларына кытлык
Сания Ишморатова сүзләренчә, укучыларның татарча китаплар укыйсы килә.
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татар-информ» хәбәрчесе Чувашия Республикасының профессор Әнвәр Фәизов исемендәге Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбенә сәфәр кылды. Татар теле укытучысы Сания Ишморатова хәбәрчегә татар китапларының җитмәвен әйтте.
«Татар китапларына кытлык. Сорыйбыз, язабыз. Балаларның татарча китаплар укыйсы килә. Кайтарылса, бик шат булыр идек», — дип ярдәм сорап мөрәҗәгать итте ул.
Аның сүзләренчә, мәктәптә татар теле кабинетындагы күпчелек татар китапларын ул үз акчасына сатып алган.
«Үз көчебез белән татар теле китапларын булдырырга тырыштык. Балалар бу китапларны рәхәтләнеп укый, кызыксына. Үзләре дә киләчәктә татар телен саклаучы булачакларына ышанып калам», — диде татар теле укытучысы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз