news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шыгырдандагы авыл икътисади форумы җирле фермерларның продукциясен Россия базарына чыгара

Чувашиядә узучы "Шыгырдан авыл икътисади форумы"нда катнашучылар төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнеп, Батыр районында агрокластер төзергә ниятли.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 27-28 октябрь көннәрендә Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында “Шыгырдан авыл икътисади форумы” уза. 6 нчы тапкыр үткәрелә торган чара “Россиянең рухи, әхлакый һәм икътисади яңарышы нигезе буларак авыл үсеше” темасына багышлана. Ул “Авыл – Россиянең үзәге” федераль проекты кысаларында оештырылган.

Батыр районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Марат Айзатуллов билгеләп үткәнчә, әлеге форум авыл җирлегендә инфраструктураның үсеш мәсьәләләренә кагыла. “Узган елгы форумда без берничә тәкъдим буенча фикер алыштык һәм аларны кабул иттек. Быелгы форумда шул тәкъдимнәрнең гамәлгә ашырылуы буенча нәтиҗәләр ясыйбыз. Алар күбрәк авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа төр технологияләр куллану, яңа техника кайтарту белән бәйле”, – диде Марат Айзатуллов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына. Мисал өчен, алар рәтенә Шыгырданда яшелчәләрнең яңа орлыклары белән танышу, аларны кайтарту һәм үстерү, фермаларда терлекчелек өлкәсендә файдаланыла торган яңа технологияләр һ.б. керә. Моннан тыш, форум барышында Батыр районында яңа агрокластер төзү турында фикер алышу булачак.

“Башка төбәкләрнең тәҗрибәсен карап, үз тәкъдимнәребезне кертеп, агрокластер төзергә ниятлибез. Батыр районының бренды, билгеле булганча, ул ит һәм суган орлыгы. Россия күләмендә суган орлыгының 70-80 проценты бездә әзерләнә. Шуңа да без яңа сортлар утыртабыз”, – дип аңлатма бирде беренче урынбасар. Аның сүзләренчә, алдагы елларда уздырылган форумнар нәтиҗәсендә, Батыр районында яңа автосалоннар ачылачак. Шулай ук яңа банклар биредә үз филиалларын булдырырга планлаштыра.

“Шыгырдан авыл икътисади форумы” күрше республикадагы эшмәкәрләргә Ульяновск өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Мәскәү һ.б. төбәкләр белән килешүләр төзергә ярдәм итә. Нәтиҗәдә, Батыр районында җитештерелгән ит продукцияләрен башка төбәкләргә дә тарату мөмкинлеге туа. Якын арада районда балык фермасы сафка басачак. Ул да инвесторлар акчасы хисабына төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100