news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шыгырданда җиденче “Мөслимә” мәчетен төзергә бүрәнәләргә заказ бирелгән

Яз җиткәч тә мәчет территориясендә койма тотарга, бураны күтәрергә һәм җәй җиткәч мөселманнар өчен яңа мәчетне ачарга ниятлиләр.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Чуашстанның Батыр районындагы Шыгырдан авылында үткән елның көзендә нигез салынган җиденче “Мөслимә” мәчете төзелеше барышына багышланган җыелыш узды, дип хәбәр итә Чуашстан мөфтияте матбугат үзәге.

Чуашстан мөфтияте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов җитәкчелегендә яңа мәхәллә советы әгъзаларын, “Гөлистан” мәдрәсәсендә оештырылган җыелышта, бүгенгә башкарылган эшләр турында мәхәллә рәисе Илдар Фәткуллов таныштырган. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытка мәчетнең фундаменты салынган, цоколь һәм беренче катлар төзелгән.

Мәчет бинасы бүрәнәдән булачагы мәгълүм: бүрәнәләргә заказ бирелгән. Төзелеш авыл халкының химая акчасына алып барыла. Татарларның үзенчәлекле борынгы стилендә төзелүче “Мөслимә” мәчете Шыгырданның яңа микрорайонында урнашкан. Биредә барлыгы 162 йорт булачак.

Җыелышта 2017 елда башкарылачак эш планы да расланган. Мансур хәзрәт Хәйбуллов сүзләренчә, мәчетнең бурасы март аена әзер булачак. Яз җиткәч тә мәчет территориясендә койма тотарга, бураны күтәрергә, моннан тыш җылыту котелы, тәһарәт бүлмәсе өчен бүрәнәдән аерым бер бина төзеп куярга планлаштырыла. Мәчетне җәйгә ачарга ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100