news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шыгырданда беренче тапкыр узган "Татарча диктант"та имам-хатыйб та катнашты

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы диктантлар язу балаларның китапларны күбрәк укуына сәбәп булыр, дип уйлый.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ", Алмаз Биккол).  Үзләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерүдә Чуваш Республикасының Шыгырдан авылы да катнашты. Чувашстанда татарча диктант язганны "Татар-информ" хәбәрчесе дә күреп кайтты.

Искәртеп үтик, 25 ноябрь көнне 9 илдә һәм 20 төбәктә “Татарча диктант” акциясе узды. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.

Диктантны Шыгырдан авылының профессор Әнвәр Зиатдин улы Фәизов исемендәге урта  мәктәп китапханәсендә уздырдылар. Ун тулырга 15 минут калгач, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карарга теләүчеләр китапханәгә җыелды. Барлыгы 23 кеше : 21 укучы, китапханәче, һәм Шыгырдан авылының 39 нчы мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Сафиянов катнашты.

Диктантны оештыручы хәбәр итүенчә, күбрәк кеше җыю максат булмаган: “Бу акцияне Шыгырданда уздыру фикере диктантка өч көн калгач уема килде. Шуңа күрә дә максат күбрәк кеше җыю түгел, ә бу акцияне авылда уздырып карау иде. Беренче тапкырга 23 кеше җитәрлек, минемчә. Киләсе елларда, Аллаһ теләсә, бу акциягә алдан әзерләнеп, аны Шыгырданда гына түгел, Чувашстанның башка татар авылларында да уздырырбыз”.

Сәгать ун тулгач. мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Ишморатова татар әдәбиятының классик язучысы Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзекне укый башлады. Бер тапкыр укып чыккач, ул диктант язучыларга таныш булмаган сүзләрне аңлатып китте. Шуннан соң икенче тапкыр әкрен генә текстны укый башлады, катнашучылар язарга керештеләр.

Диктант тәмамланганнан соң, Сания Ишморатова акция хакында фикерен белдерде: “Татарча диктант язу бездә беренче тапкыр үтә. Бу акциянең нәкъ безнең мәктәптә үтүе безнең өчен зур горурлык тудыра. Чөнки, без, мишәрләр булсак та, укучылар татар телен яратып өйрәнә, һәм без дә аларга яратып өйрәтәбез”, - ди ул.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы диктантлар язу балаларның китапларны күбрәк укуына сәбәп булыр, дип уйлый. “Диктант уздыру һәрвакыт кирәк, чөнки балалар хәзерге вакытта китапларны азрак укыйлар. Белем дәрәҗәләре, дөрес итеп язу күнекмәләре аларда азрак. Мондый диктантлар күбрәк язылса, бәлки алар китапны күбрәкукырлар иде, дип ышанып калам”, - дип сөйләде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100