news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Шыгырдан укулары” XI төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде

Анда Татарстаннан делегация катнашты

 (Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында бу ялларда, “Шыгырдан диалогы” икътисади форумыннан соң, “Шыгырдан укулары” XI төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Ул Россиядә Мәдәният елы һәм Чуашстан мөселманнарының Диния нәзарәтенең 20 еллыгы уңаеннан уздырылды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: “Шыгырдан укулары” чарасының абруе елдан-ел арта.

Бу юлы җәмәгатьчелек Россия авыл җирлекләрендә ислам мәдәнияте теориясе һәм практикасы темасы буенча фикер алышты.

Конференциядә ТР МДНнең делегациясенә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкчелек итте, дип ачыклык керттеләр әлеге нәзарәттә. Шулай ук делегация составында БТК БК вәкиле, тарихчы галим Дамир Исхаков, Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Марат Кабаев, Россия мөселман яшьләре берлеге президенты Марсель Сабиров, “Казан утлары” журналы Илфак Ибраһимов та булган.

Мәскәү мөфтие, Россия Үзәк диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әлбир Крганов билгеләп үткәнчә, туган телне һәм мәдәниятне саклап калу өчен авылларда ислам мәдәниятен таратырга кирәк. Культура – ул киң мәгънәдәге төшенчә, әхлак кына түгел, әхлаксызлык та, дип, хәзрәт мәхәлләгә берләшеп тормыш итүнең көнкүрештә һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә өстенлекләрен барлады, җирле мисаллар китерде. Мисалга, Комсомол районы Токай авылында җәмгыять акчасына 3 катлы мәдрәсә төзелгән, ул якын арада ачылырга тора. Балалар өчен анда дини һәм дөньяви белемнәр үзләштерү, сәнгать, хезмәт серләренә өйрәнү мөмкинлекләре карала.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан мөфтие исеменнән Рәфыйк Мөхәммәтшин сәләмләде. Ул авылда ислам мәдәниятен саклау һәм тергезү эшчәнлегенең, “Шыгырдан укулары” проектының әһәмияте турында сөйләде, дип хәбәр итә аны оештыручылар.

Чыгышлардан тыш, катнашучылар төрле тематик секцияләрдә эшләде. Укулар кысаларында күренекле язучы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Фәтхи Борнаш исемендәге премияләр тапшырылды. Быел бу премия “Ел мәгърифәтчесе”, “Ел җәмәгать эшлеклесе”, “Ел спортчысы” һәм “Ел ватанпәрвәре” номинацияләрендә лаеклыларын тапты.

“Шыгырдан укулары” авыл мәдәният йортында Казаннан махсус килгән татар эстрадасы җырчылары катнашындагы зур концерт белән тәмамланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100