news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шыгырдан авылында яңа төзелә торган 7 нче мәчетнең манарасын коралар

Иске татар стилендәге мәчет агымдагы елның октябрь аенда “Шыгырдан авыл икътисади форумы” вакытында ишекләрен ачачак.

(Чуваш Республикасы, 9 август, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Шыгырдан авылында төзелеп килә торган мәчетнең манарасын күтәргәннәр.

Искәртеп үтик, Чуваш Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов мәчет янында иске татар стилендә тулы бер комплекс төзеләчәген хәбәр иткән иде.
“Мөслимә” мәчете Чувашстанда - 46 нчы, Шыгырдан авылында 7 нче мәчет булачак. Төзелеш узган елның октябрь аенда “Шыгырдан авыл икътисади форумы” вәкилләре катнашында башланган иде. Аның янында коесы, фонтаны да булачак. Иске татар милли үзенчәлекләре мәчетнең архитектурасында да чагылыш табачак.

Шулай ук, мәчет төзүне башлаганда, киләсе буыннарга юлланган капсула салынган иде. “Капсулага кыскача тарихыбыз турында язылган, үткән буыннарны догадан ташламаска, динебезнең, милләтебезнең туры юлын саклап барырга кирәк дигән эчтәлектәге мөрәҗәгать салынды”, - дип хәбәр иткән иде Әлбир хәзрәт.

Татарларның үзенчәлекле борынгы стилендә төзелә торган “Мөслимә” мәчете Шыгырданның яңа микрорайонында урнашкан. Киләчәктә биредә якынча 162 йорт булачак.

Рәсемнәрдә: Шыгырдандагы 7 нче мәчетнең бүгенге күренеше һәм мәчеткә нигез салу (2016) тарихи вакыйгасы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100