news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Швыдкой: «Россия лидерлары» конкурсантлары Татарстанның югары үсеш темпын күрсәтә

Яшь идарәчеләр конкурс вакытында элемтәләрне җайга салалар, шуның ярдәмендә Идел буе округы проблемаларын хәл итәргә булышалар.

Швыдкой: «Россия лидерлары» конкурсантлары Татарстанның югары үсеш темпын күрсәтә
tatar-inform

(Түбән Новгород, 2 февраль, «Татар-информ»). «Россия лидерлары» конкурсында Татарстаннан килгән конкурсантларның күбесе республика үсешенең югары темпын чагылдыра. Мондый фикерне «Татар-информ» корреспонденты белән әңгәмәдә конкурсның Күзәтчелек советы әгъзасы, РФ элеккеге мәдәният министры Михаил Швыдкой белдерде.

«Мин күптән түгел Идел буе округы буенча статистиканы карадым, Татарстан — төрле мөмкинлекләр тудырыла торган динамик үсештәге республика. Татарстан - яңа үсеш нокталарын актив эзләү бара торган төбәк. Дәүләт идарәчеләренең яшьлеге белән билгеләнгән тормыш атмосферасы «Россия лидерлары» конкурсы аша күп нәрсәләргә ирешә алачагына ышаныч бирә», — диде Швыдкой.

Агентлык әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, конкурста катнашучылар сынаулар вакытында эшлекле элемтәләр урнаштыралар. «Бу конкурсларның яхшылыгы шунда, биредә финалга чыккан кешеләрне үзара горизонталь мөнәсәбәтләр бәйли. Минемчә, өченче конкурста алар интенсиврак җайга салыначак, аерым алганда, Идел буе федераль округында. Чөнки милли проблемалар бар, төбәкләр, округ белән бәйле проблемалар бар һәм алар бик аз түгел. Һәм Түбән Новгород лидерларының Казанда һәм Уфада яшәүчеләр белән элемтәләре бәйләнсә, бу бик мөһим», - диде Швыдкой.

Татарстан «Россия Лидерлары» идарәчеләр ачык конкурсында ярымфиналчылар саны буенча Түбән Новгород өлкәсе белән бергә беренче урынны алды. Ике регионнан да ярышларга 42 катнашучы кертелгән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100