news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Швейцариядә казах шагыйре Абайга багышланган маркалар чыгардылар

Юбилей маркаларын Швейцария территориясендә тулысынча тарату турында сөйләшүләр бара.

Швейцариядә казах шагыйре Абайга багышланган маркалар чыгардылар
inform.kz

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Казахстанның Швейцариядәге Илчелеге бөек казах шагыйре һәм фикер иясе Абайның 175 һәм төрек фәлсәфәчесе Әбу Наср әл-Фәрәбинең 1150 еллыгына багышлап почта маркалары чыгарды. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Илчелек әлеге маркаларны үзенең көндәлек корреспонденциясендә куллана. Юбилей маркаларын Швейцария территориясендә тулысынча тарату турында сөйләшүләр бара.

Швейцария маркалары коллекционерлар һәм туристлар арасында аеруча популяр. Заманча цифрлы технологияләр һәм электрон сервисларның югары үсешенә дә карамастан, Швейцариядә почта иң популяр элемтә ресурсы булып кала. Бу илдәге гражданнарга һәм резидентларга гына түгел, ә компанияләргә, халыкара оешмаларга, федераль, кантональ һәм муниципаль хакимият органнарына да кагыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100