news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Швейцария Сабан туе татар-башкортларны гына түгел,төрле милләтләрне берләштерә— оештыручы

Швейцария татарлары һәм башкортлары милли бәйрәмне билгеләп үтте.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә, ягъни 4 июнь көнне Швейцариядә татарларның милли бәйрәме Сабан туен билгеләп үттеләр. Быел да ул гадәттәге урында үткәрелде. Киләсе елга бәйрәм уздыру мәйданын үзгәртергә планлаштырабыз, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Швейцариядә татарлар һәм башкортларның “Юлдаш” оешмасы лидеры Регина Щеголева.

“Иртәнге якта һава торышы начаррак булса да, төш вакытларына көн аязды. Без оештырган бәйрәмнән барысы да канәгать калды. Сабан туена килүчеләрнең һәркайсы диярлек, бу бик яхшы гореф-гадәт һәм ул татар-башкортларны гына түгел, ә бөтен милләтләрне берләштерә торган бик матур гаилә бәйрәме, дип сөенде. Чарадан китүчеләрнең барысының да йөзендә елмаю, күңелләре шат иде”, - диде Регина Щеголева.

Швейцариядәге Сабан туенда ТРның РФта тулы вәкаләтле вәкиле —ТР Премьер-министры урынбасары Равил Әхмәтшин, Татарстанның сәүдә вәкиле, Россия Федерациясе һәм Казахстан илчелеге вәкилләре һ.б. рәсми затлар катнашкан.

“Юлдаш” ассоциациясе исеменнән бәйрәмебезнең алыштыргысыз алып баручысы Сабина Ибраимовага, “Нуриев кебек биибез” бию мәктәбе җитәкчесе, бөтен Женевага танылган педагог һәм безгә башкортча бию бүләк иткән биюче Гүзәл Госмановага, җырчы Регина Таймасовага рәхмәт җиткерәм”, - диде Регина Щеголева.

Сабантуйда чыгыш ясаган Banat al Medina бию төркеме (Женева).


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100