news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Швейцария компаниясе Татарстанда үз җитештерү тармагын ачарга тели

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Штадлер” компаниясе Директорлар советы рәисе, компания милекчесе Петер Шпулер белән очрашты.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Тимер юл пассажир транспорты җитештерүдә бөтендөнья лидерларының берсе “Штадлер” Швейцария концерны Татарстан территориясендә үз җитештерү тармагын ачарга тели. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Штадлер” компаниясе Директорлар советы рәисе, компания милекчесе Петер Шпулер белән очрашуында мәгълүм булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җиткерә.

“Штадлер” компаниясе тимер юл пассажир транспортын: тизйөрешле, региональ һәм шәһәр яны поездлары, йокы вагоннары, трамвайлар һәм метро вагоннары җитештерә. Компания заводлары Швейцария, Германия, Польша, Венгрия, Чехия, Италия, Австрия, Нидерланд, Испания, Алжир, АКШ һәм Беларусь Республикасында урнашкан.

Бүген “Штадлер” үз җитештерү линияләрен Россиядә урнаштырырга планлаштыра. Татарстан Республикасын потенциаль мәйданчык итеп карый.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда машина төзелеше тармагы киң үсеш алган. “Без самолетлар, вертолетлар, җиңел һәм йөк автомобильләре җитештерәбез. Хәрби һәм граждан суднолары җитештерү заводы бар”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада инвесторлар белән эшләү системасы корылган. “Үз җитештерү линияләрен урнаштыру өчен күп кенә бөтендөнья компанияләре Татарстанны сайлады. Сезгә дә кирәкле ярдәм күрсәтергә әзербез”, - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов “Штадлер” вәкилләрен инфраструктура белән танышу һәм производство урнаштыру мөмкинлекләрен өйрәнү өчен Татарстанга чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot