news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Швейцария компаниясе инновацияле производствосын Татарстанга урнаштырырга мөмкин

Компания инде киләсе елның гыйнвар урталарында Түбән Камада пластмассаны буяу өчен суперконцентратлар җитештерү буенча предприятие төзелешен башларга әзер

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР икътисад министры Марат Сафиуллин Швейцариянең “Clariant” компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашуда әлеге халыкара компниянең инновацияле производствосын Татарстанга урнаштыру мөмкинлекләре каралды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Аерым алганда, республикага 1,5 млн. евро күләмендә туры инвестицияләр җәлеп итү турында сүз барган. Швейцария компаниясе вәкилләре белдергәнчә, “Clariant” киләсе елның гыйнвар урталарында Түбән Камада барлык төр пластмассаны буяу өчен суперконцентратлар җитештерү буенча предприятие төзелешен башларга әзер. Марат Сафиуллин, үз чиратында, Татарстанның илдә эре химия сәнәгате үзәге булуын искәртеп, әлеге проектның ике як өчен дә мөһимлеген ассызыклады.

“Clariant” компаниясе инновацияле химия продуктларын җитештерү, нефть чыгаруны интенсивлаштыру өлкәләрендә лидерларның берсе санала. Аның еллык әйләнеше 8 млрд. доллар тәшкил итә. Швейцариянең әлеге компаниясе Ауропада күкерт һәм нефть эшкәртү заводлары продуктларын кулланучы эре предприятиеләрнең берсе. Компаниянең эшчәнлеге текстиль, тире һәм кәгазь буяучы химикатлар, пигментлар, буяулар өчен суперконцентратлар өлкәсендә оештырылган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100