news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Швециядә яшәүче милләттәшләребез Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында булдылар

Швециядә яшәүче милләттәшләребез Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында булдылар

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бу көннәрдә Казанга кунакка Швециядә яшәүче милләттәшебез Төркәр Соуккан белән аның хатыны Гөлүзә Зыятдин кайттылар. Алар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында да булганнар. Очрашу вакытында Бөтендөнья татар конгрессын Башкарма комитеты рәисе урынбасары Дамир Гыйсметдин кунакларга оешма башкарган эшләр һәм киләчәктәге планнар турында мәгълүмат җиткергән. Бу хакта конгресс хәбәр итә. Төркәр Соуккан, насыйп булса, Казанда ел ахырында узачак IV Корылтайда Швеция татарларының вәкиле буларак катнашырга җыена.

Төркәр әфәнденең исеме татар җәмәгатьчелегенә яхшы таныш. Заманында ул чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәләр тоткан Казандагы “Ватан” җәмгыяте белән бик ныклы элемтәләр урнаштырган иде.

Милләттәшебез полиция мәктәбендә мөгаллим булып эшләгән һәм татар тарихы, мәдәнияты, сәнгате белән гомер буе кызыксынып яшәгән.

“Төркәр Соуккан тырышлыгы белән күренекле композиторларыбыз, җырчыларыбыз Швециядә булып, анда татар сәнгатен швед тамашачысына таныта алдылар. 1996 елда Төркәр әфәнденең шәхси тормышында бик зур үзгәреш булды. Ул Чаллы кызы Гөлүзә Зыятдин белән бик матур гаилә корып җибәрде. Инде уллары Илханга да тиздән 7 яшь тула. Әйтергә кирәк, Чаллы кызы Гөлүзә дә Швециядә яшәгән милләттәшләребез арасында бик тиз үз урынын тапты. Заманында төрле татар ансамбльләрендә җырлаган бу ханым 2007 елны Халыкара “Җиде йолдыз” фестивале сәхнәсендә дә чыгыш ясады”, - ди Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

Швеция радиоканалларында Төркәр белән Гөлүзә еш кына татарлар турында тапшырулар оештыралар, халык җырларын яңгыраталар икән. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсе килә, әлеге гаиләнең тырышлыгы аркасында Башкортостанда яшәүче танылган композитор Роберт Тимербаев һәм аның хатыны, популяр җырчы Фәридә Тимербаева да Швециядә концерт куеп кайтканнар.

“Швециядә яшәгән 140ка якын татарлар Төркәр һәм Гөлүзәнең активлыгын һәрдаим тоеп яшиләр. Алар милли һәм дини бәйрәмнәребезне билгеләп үтәләр. Быел җәй Төркәр һәм Гөлүзә тырышлыгы белән Швециядә Сабантуй бәйрәме яңадан уздырыла башлады”, - дип белдерә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

news_right_1
news_right_2
news_bot