news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Швециядә мәчеткә ут төрткәннәр

Нәтиҗәдә, гыйбадәт йортына сизелерлек зыян килгән.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Швециянең көньягындагы Хессельхольм шәһәрендә билгесез берәү мәчеткә ут төрткән, дип хәбәр итә Төркиянең «Анадолу» агентлыгы Швеция дәүләт радиосына (SR) сылтама ясап.

Нәтиҗәдә, гыйбадәт йортына сизелерлек зыян килгән.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны тиз арада сүндергән.

  • Хессельхольм Ислам мәдәни ассоциациясе каршында эшләүче мәчеттә берьюлы 200 кеше намаз укый ала.

Янгында беркем дә зыян күрмәгән. Полицейскийлар мәчеткә ут төртүчене эзли. 

news_right_1
news_right_2
news_bot