news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Швециядә 30 сәгатьлек эш атнасы кертелә

Гетеборгта алты сәгатьлек эш көненә күчү буенча дәүләт программасы уңышлы бара

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Дмитрий Родионов, Надия Шәйхетдинова). Швециядә 30 сәгатьлек эш атнасы кертелә. Гетеборгта алты сәгатьлек эш көненә күчү буенча дәүләт программасы уңышлы бара, дип хәбәр итә  Швециянең metro.se порталы.

Илнең зурлыгы буенча икенче урында торучы әлеге шәһәрендә күп кенә предприятие, компаниеләр, остаханә, сырхауханәләр алты сәгатьлек эш көненә күчкән. Мәсәлән, Гетеборгтагы Svartedalen картлар йорты хезмәткәрләре 2015 елдан бирле 6 сәгатьлек эш көне белән эшли. Моның белән бергә хезмәткәрләрнең эш хакы сакланып кына калмый, арттыру мөмкинлеге дә тәэмин ителгән. Эксперимент нәтиҗәләрен  бәяләү Гетеборгта эшкә яраксызлык белешмәләре алуларның 5,8 процентка кадәр кимегәнен күрсәткән. Хезмәткәрләр стрессны азрак кичерә һәм шуның нәтиҗәсендә азрак авырый.

Гетеборгта алты сәгатьлек эш көне булган «Тойота-центр” тәҗрибәсе инде 13 ел кулланыла. Компания мәгълүматлары буенча, эш сәгатенең кыскаруы кадрлар алышынуны киметергә, керемне арттырырга мөмкинлек бирә һәм хезмәткәрләрне бәхетлерәк итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100