news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шуяда уздырылган милләтләр бәйрәмендә татарлар да үзеннән өлеш кертте

Чара “Без төрле, әмма без бергә!” шигаре астында үтте

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Шуя округы территориясендә яшәүче халыклар узган якшәмбедә милләтләр бәйрәме уздырды. Анда рус һәм дагстан биюләрен күрергә, әрмән шашлыгы, үзбәк пылавы, татарларның чәк-чәге, пәхләвә кебек тәм-томнардан авыз итәргә мөмкин иде.

Без төрле, әмма без бергә!” шигаре астында узган милли мәдәниятләр фестивалендә Иваново Милләтләр йортыннан диаспора вәкилләре, шәһәр җитәкчеләре кунак буларак катнашкан.

Шуя шәһәр округы хакимияте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Владимир Егоров сүзләренчә, Шуя территориясендә 29 төрле милләт гомер итә. Бер калада күрше булып яшәүче халыкларны белү өчен, аларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнергә кирәк. Милләтләр көне исә шундый мөмкинлек тудыра. Шәһәр җитәкчелеге бу чараның матур гадәткә керәчәгенә ышанычын белдерде.

Өлкә Думасы депутаты А. Маслов милләтара дуслык хакында фикерләре белән бүлеште. Иваново өлкәсе имам-мөхтәсибе һәм өлкәнең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Ляпин исә Шуя балалар йортына төсле телевизор бүләк итте, аның документларын балалар йорты директорына тапшырды (фотосурәттә шушы мизгел тотылган).

Шуя каласы Мәдәният йорты һәм Иваново Милләтләр йорты иҗат коллективлары әзерләгән концерт программасы фестивальдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Спорт яратучылар өчен исә гер күтәрү, ядрә ыргыту, аркан тартышуда ярышлар оештырылды, билбаулы көрәш буенча күрсәтмә бил алышу тәкъдим ителде, диелә Шуя шәһәр огругының рәсми сайтында.

Фотосурәтләр okrugshuya.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot