news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Шура” журналының яңа санында корбан чалу һәм Гашурә көненең әһәмияте аңлатыла

Журналның яңа санында Исламда олы гөнаһлар темасына багышланган мәкаләләр циклы басылды.

“Шура” журналының яңа санында корбан чалу һәм Гашурә көненең әһәмияте аңлатыла
dumrt.ru

(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). “Шура” журналының яңа саны чыкты. Альманахның 25 нче санына тәмәке мәкере, гыйлем алуның әһәмияте, өлкәннәргә карата мөнәсәбәт, корбан чалу, Гашурә көне һ.б. әһәмиятле темаларга вәгазьләр керде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Журналның яңа санында Исламда олы гөнаһлар темасына багышланган мәкаләләр циклы басылды.

Төп сәхифәләрдән кала, корбан һәм хаҗ гыйбадәтләренә багышланган аерым сәхифәләр дә булдырылды. Аларга кергән мәгълүматлар имамнар һәм альманахны укучы башка мөселманнарга әлеге фарызларны дөрес итеп үтәргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100