news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Шура" журналының чираттагы саны Рамазан аена багышлана

Бу санда Рамазан аена, уразага кагылышлы сорауларга җаваплар, уразаның фазыйләтләре турында хәдисләр һәм риваятьләр, игътикәф турында мәгълүмат бар.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Татарстан имамнарына атап әзерләнгән "Шура" журналының егерменче саны мөбарәк ай – Рамазанга багышлана. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рамазан ае өчен махсус вәгазьләр, Ураза гаете вәгазе һәм хөтбәсе, аның татарчага тәрҗемәсе белән журнал аша танышырга мөмкин. Шулай ук биредә Рамазан аена һәм уразага кагылышлы сорауларга җаваплар, уразаның фазыйләтләре турында хәдисләр һәм риваятьләр, игътикәф турында мәгълүматлар басылган.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, кварталга бер тапкыр нәшер ителә торган альманах Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рамазан ае якынлашу уңаеннан котлау мөрәҗәгате белән ачыла. Татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан журналда аерым бүлек урын алган. “Үрнәк затлар”, “Фән”, “Тарих”, “Әңгәмә”, “Нәсыйхәт”, “Әдәби сәхәфә” бүлекләрендә дә укучылар бай эчтәлекле мәкаләләр белән таныша алалар.

"Шура" альманахы нәзарәтнең "Хозур" нәшрият йорты тарафыннан әзерләнә. Журнал, инкыйлабка кадәрге Россиядә чыга башлаган булса да, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин редакциясендә үз эшчәнлеген 2014 елдан яңартып җибәрде. Квартал саен чыга торган альманах мәчет имамнарына юнәлтелә. Басмада җомга вәгазьләре, фәтвалар, актуаль сорауларга җаваплар бастырыла. Шунысы әһәмиятле, ​альманах Татарстанның барлык мәчетләрендә дин тәгълиматы ягыннан тикшерелгән бердәй вәгазьләр укуны тәэмин итә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100