Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Шура” дини альманахының 15 нче саны – 2017 елның беренче саны дөнья күрде.
Альманахта дин әһеле, мөфти Галимҗан Барудиның тууына 160 ел якынлашуы хакында да язма бар.
(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ"). “Шура” дини альманахының 15 нче саны – 2017 елның беренче саны дөнья күрде, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәсми сайты.
“Шура” тышкы битеннән үк Коръән сүзләрен искә төшерә: “Раббым, гыйлемнәремне арттыр!” Альманахта дин әһеле, мөфти Галимҗан Барудиның тууына 160 ел якынлашуы хакында да язма бар.
Басманың төп өлеше имамнарга тәкъдим ителгән 14 вәгазь алып тора. Алар арасында “Ишаннар – күңел табиблары”, “Дөньядан аерылу мизгелләре”, “Көнчелек хакында”, “Аллаһы Тәгалә ризалыгын өмет иеп, дөньяңны алып бар, ахыйрәтеңә тырыш” һәм башка исемдәгеләре бар.
“Үрнәк затлар” сәхифәсе Талхә ибн Гөбәйдуллаһ, Һади Атласов белән таныштыра. Тарихка, рухи мираска кагылышлы сәхифәләрдән Казанның борынгы зиратлары, ислам тарихы, Идел буендагы тарикатьләр турындагы һәм башка кызыклы темаларны колачлаган язмаларны укырга мөмкин. Әдәби сәхифәдә Мәҗит Гафуриның “Адәм вә иблис” әсәре урын алган.
Иң соңгы биттә укучылар 2017 елдагы дини бәйрәмнәрнең кайсы көннәргә туры килүен белә ала, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз