news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Шура” альманахының яңа саны дөнья күрде

Альманахның яңа санында гаилә мөнәсәбәтләренең әһәмиятенә багышланган вәгазьләр урын алган.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). Имамнар өчен нәшер ителә торган “Шура” альманахының егерме икенче саны дөнья күрде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Альманахның яңа санында гаилә мөнәсәбәтләренең әһәмияте, гыйлем алуның, җомганың өстенлекләре, зинаның зыяны һәм башка вәгазьләр тәкъдим ителгән. Моннан тыш, журналда Мәүлид ән-Нәби турында мәкалә басылган.

“Фәтва” бүлегендә зәкят бирүгә кагылышлы мәсьәләләргә аңлатмалар бирелгән. Куелган нормадан күбрәк зәкят бирү рөхсәт ителәме, башка кешенең әҗәтен түләү зәкят булып саналамы кебек сорауларга ачыклык кертелгән.

  • "Шура" альманахы ТР Диния нәзарәтенең "Хозур" нәшрият йорты тарафыннан әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot