Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Шура» альманахында мөселманнар тормышы өчен актуаль фәтвалар чыкты
Журналны интернет аша алырга мөмкин.
(Казан, 6 май, «Татар-информ»). «Хозур» нәшрият йорты «Шура» альманахының чираттагы 28 нче санын бастырды. Әлеге санда сез «Әбү Хәнифә мәзһәбе», «Әһле Сөннәт Вәл-Җәмәгать» юлы кебек эчтәлекле җомга вәгазьләре, мөселманнар тормышы өчен актуаль булган фәтвалар белән таныша аласыз. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бу санда шулай ук «Ватан вә милләт тарихы хакында», «Тел саклау хакында» дип аталган кызыклы мәгълүматлар, шулай ук изге Рамазан аебызга кагылышлы файдалы киңәшләр белән таныша аласыз, диелә хәбәрдә.
Әлеге басманы интернет аша алырга мөмкин: Интернет кибет: huzurshop.ru/.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз