news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шул ук ялгышларны җибәрәбез – Корбан Бердыев

"Рубин" командасы баш тренеры дүрт уен рәттән җиңелүнең сәбәбен кайбер уенчыларның имгәнү аркасында уйный алмавында да күрә.

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Пермьнең “Амкар” футболчыларына оттырганнан соң (0:1), “Рубин” командасы баш тренеры Корбан Бердыев матбугат конференциясендә җиңелүгә китергән сәбәпләр турында сөйләде.

“Кабат шул ук хаталарны җибәрәбез: концентрацияне югалтабыз. “Урал”га каршы уенда да шул ук хәл булды, бүген дә. Бер һөҗүм – бер гол. Позицияле һөҗүмдә дә проблемалар бар, моның өстендә эшлибез. Барысы да яхшы булачагына ышанам”, – диде Корбан Бердыев.

Аның сүзләренчә, тренерлар штабы килеп туган хәлдән чыгу юлын белә.

“Вакыт кирәк. Сакны дөрес оештырасы бар. Бер үк ялгышлар җибәрә торган уенчылар бар, ләкин аларны составта калдырырга мәҗбүрбез. Имгәнгән уенчылар Руслан Камболов белән Олег Кузьмин җитми”, – диде Бердыев.

Сүз уңаеннан, Россия чемпионатындагы соңгы дүрт уенда “Рубин” 0:1 исәбе белән оттыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100