news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Штрафларын вакытында түләмәгән 22 чүпрәлеле рәшәткә артына утырды

48енә штрафлар суммасын ике тапкырга арттырып түләтү каралды

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексы нигезендә, административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта, шул сумманың икеләтә күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.
Бүгенге көнгә кадәр ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан шундый 82 шоферга карата административ беркетмә төзелеп судка жибәрелде. Шуларның 48енә штрафлар суммасын ике тапкырга арттырып түләтү каралды, 22 арест билгеләнде, дип яза “Зәй офыклары” басмасы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot