news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Штрафларны Татарстан башкаласының рәсми сайтында тикшереп булачак

Порталда яңа сервис эшли башлады, анда фототеркәү материаллары белән танышырга һәм шәһәр яңалыкларына язылырга мөмкин.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан башкаласында яшәүчеләр Казан мэриясенең рәсми сайтында штрафлары бармы-юкмы икәнлеген тикшерә алачак. Казанның шәһәр иҗтимагый үзәге директоры Диләрә Нуриева иртәнге киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, яңартылган порталда шулай ук яңалыкларга, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты тарафыннан үткәрелә торган аукционнарга да язылып булачак.

«Әлеге сервис кулланучыларга көндәлек режимда яңа аукционнар һәм бәйгеләр турында белдерү хатлары алырга, Казан шәһәре турындагы актуаль мәгълүмат һәм эшлекле яңалыклардан хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә. Яңалыкларга kzn.ru порталындагы «Шәхси кабинет»та язылырга мөмкин», - дип хәбәр итте Диләрә Нуриева.

Ул билгеләп үткәнчә, сервис муниципаль парковка өчен түләмәү һәм автомобильне яшел зонага кую белән бәйле кагыйдә бозулар буенча фототеркәү материаллары белән дә танышырга мөмкинлек бирә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100