news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
"Штат 51" клубы эшчәнлеген туктатып торырга мөмкин
Татарстанда төнге клубларны һәм күңел ачу урыннарын тикшерү дәвам итә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Татарстанда янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерүләр бара. Бу хакта бүген “Комсомольская правда” газетасы редакциясендә узган “түгәрәк өстәл”дә ТР янгын куркынычсызлыгы буенча Баш дәүләт инспекторы Таһир Кәримуллин белдерде.
Аның сүзләренчә, 9–11 декабрьдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, прокуратура һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән бергә 95 төнге клубны һәм кеше күп була торган күңел ачу урыннарын тикшергән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча янгын куркынычсызлыгын бозуның 747 очрагы ачыкланган. 77 вазифаи һәм 8 юридик затка штраф салынган. Прокуратура 7 объектка карата карар чыгарган. Бу очракта җәза бинаның эшчәнлеген 30 тәүлеккә туктатып торудан гыйбарәт.
Әлегә бу исемлектә Казан клублары юк, әмма кайбер мәгълүматлар буенча бүген кич мондый карар янгын куркынычсызлыгын бозу ачыкланган "Штат 51" клубына карата чыгарылырга мөмкин.
Таһир Кәримуллин гражданнарны Яңа ел бәйрәме алдыннан сак булырга чакырды. Статистика буенча, гади көннәрдә 9 янгынга 1 үлем очрагы туры килә, ә бәйрәм көннәрендә 12 янгынга - 2 үлем очрагы .

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot