news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Штаб" резиденциясендә татарча диктантны 50 ләп кеше язды

Диктант нәтиҗәләре бер айдан билгеле булачак.

(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанның "Штаб" креатив индустрия резиденциясендә (Татарстан ур. 20) татарча диктант тәмам. Аны 50 ләп кеше 1 сәгать тирәсе язды.

"Татарча диктант" акциясе өчен Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек сайлап алынган. Аны шагыйрә Йолдыз Миңнуллина укыды. Ул диктантның 369 сүздән торганын әйтте. "Җиңел текст түгел. Монда шәһәр тормышында кулланылмый торган сүзләр шактый күп, шәһәр кешесе өчен катлаулырак. Авыл тормышын яхшы белгән, авылда үскән кешеләр өчен җиңелрәк булачак дип уйлыйм. Ә үзе бик матур текст. Авыр сүзләрне экранга чыгарабыз, шуңа күрә, миңа калса, 100 процент дәрәҗәдә язучылар да булыр", - диде Йолдыз Миңнуллина "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин диктант яза башлаганчы, мохитне бераз җылытып алу максаты белән, катнашучыларның нинди китаплар укулары белән кызыксынды. Зифа Кадыйрова, Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова, Гаяз Исхакый, Гариф Ахунов, Габдулла Тукайны укыйбыз, диючеләр булды.

Диктант язу өчен бер сәгатькә якын вакыт кирәк булды. Чара дискуссия рәвешендә барды. Йолдыз Миңнуллина тыныш билгеләре куеласы урында паузалар ясап, тиешле урында тойгылы итеп укыды. Берничә урында өзектәге тыныш билгеләре белән килешмәүчеләр дә булды.

Диктант язарга журналистлар да килгән. Алар арасында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы татар редакциясенең баш редакторы Рәмис Латыйпов һәм шеф-редактор Алсу Исмәгыйлева, "Болгар" радиосы журналистлары бар иде.

Тәбрис Яруллин татарча диктантның татар теле белән бәйле бүгенге вазгыятьтә әһәмиятен билгеләп узды. "Минемчә, тагын да күбрәк татарча чаралар кирәк, ул гадәти режимга кереп китәргә тиеш. Кешеләр үз энергиясен кая куярга икәнлеген белергә тиеш. Татарча диктантны төрле яшьтәге кешеләр яза. Филология институтында олырак яшьтәгеләр дә бар. Диктант аеруча нинди хаталар еш очравын ачыклау өчен кирәк", - диде. Аның әйтүенчә, ай дәвамында нәтиҗәләр диктант.татар сайтында урын алачак. "Бер-ике атнадан якынча кайсы көнне билгеләрне карап булачагын игълан итәрбез", - дип белдерде.

Чит илләргә килгәндә, АКШ, Канада, Чехия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре диктантта беренче тапкыр катнаша. "Диктант масштаблы рәвештә икенче тапкыр уза. Быел чит илләр дә кушылды. Безгә кадәр беренче тапкыр Казан дәүләт медицина университеты уздырды. Татарча диктант оештыру идеясе алардан китте. Быел 3 мең кеше язар дип фаразлана. Былтыр 1 меңгә якын иде", - диде.

Тәбрис сүзләренчә, тикшерүчеләр тыныш билгеләренә артык бәйләнмәячәк. "Хәреф хатасы булмаса, стилистик хаталар китсә дә, санамыйлар, 5 ле куялар. Бәяләү артык катгый түгел. 5 ле алучыларга "Отличник" сертификаты, калганнарга катнашучы сертификаты биреләчәк.

Диктант язарга килгән блогер Татар Малай, беренче чиратта, күпме кеше язарга килгәнен күрү кызыксындырганын әйтте. "Блог алып баручы кеше буларак миңа бу кызык. Үземә дә кешеләр белән диктант оештырырга кирәк, дигән фикер килде. Аннары бармакларга да яхшы тренировка, күптән болай язган юк иде. Язганда күп урында җитешмәдем, тиз укыды, тапшырыйммы-юкмы дип утырам менә. Текст авыр түгел, әмма диктант укучыны бераз тәнкыйтьлим. Диктант укыганда үз сүзләрен кыстырды. Текст сүзләре дип уйлап, шуларны да кыстырганмын ялгыш. Шуңа күрә дискуссия кебек баруы бик ошап бетмәде. Былтыр Фәнис абый идеаль, җиңел итеп укыган иде, артта калмадык. Бәлки, бармаклар шундыйрактыр, үзем әкрен язганмындыр, шуңа җитешмәгәнмендер, ләкин мин генә түгел, җитешмибез дип зарланучылар күп булды", - дип фикерен белдерде Татар Малай.

"Татар-информ" агентлыгының рус редакциясе корреспонденты Рөстәм Килсинбаев та диктант язды. "Мин журналист буларак кына түгел, ә татар буларак килдем. Минем өчен бу мөһим. Көнкүрештә мин татар теленнән файдаланмыйм диярлек. Сөйләм теле һәм әдәби тел бөтенләй икесе ике әйбер. Хезмәттәшләрем - татар журналистлары "тирәсе"ндә дә булып карыйсым килде. Татарча яза белү дәрәҗәм нинди булуын да беләсем килде", - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100