news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шойгу 31 декабрьне Россия армиясенә ял көне ясады

Эш көне шимбәгә, 28 декабрьгә күчерелде.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Россия оборона министры армия генералы Сергей Шойгу 2019 елның 31 декабрен РФ Кораллы Көчләрендә ял көне дип игълан итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Елның шактый киеренке төгәлләнүен исәпкә алып һәм елны уңышлы тәмамлау өчен, без 31 декабрь эш көнен, шимбә көнгә күчерү турында карар кабул иттек», — дип белдерде хәрби ведомство җитәкчесе селектор киңәшмәсендә.

Шойгу Генераль штаб начальнигы армия генералы Валерий Герасимовка үз боерыгын Кораллы көчләрнең барлык бүлекләренә һәм бүлекчәләренә җиткерергә кушты.

Үтәлешне Россия Федерациясе оборона идарәсе Милли үзәге контрольдә тотарга тиеш булачак.



«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә узган зур матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин 31 декабрьне ял көне итү тәкъдимен хуплады.

«Әмма моны ничек эшләргә һәм хәзер үк, Яңа ел алдыннан ашыгып эшләргә кирәкме-юкмы, белмим», — дигән иде Дәүләт Башлыгы һәм бу хакта тыныч эш режимында уйларга вәгъдә итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100