news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мулан» фильмындагы җырны татарча яздырып клип төшергәннәр

Җырны татар телендә Әдилә Әхмәтова башкара, клипның режиссеры — Ләйлә Лерон.

«Мулан» фильмындагы җырны татарча яздырып клип төшергәннәр

(Казань, 28 сентябрь, «Татар-информ»). TatarTell хәрәкәте «Мулан» фильмындагы җырны татарча яздырып, клип төшергән. Җырны татар телендә Әдилә Әхмәтова, рус телендә җырчы Манижа башкарган. Инглиз телендәге үзенчәлекле вариантын Кристина Агилера җырлый. Клипның режиссеры — Ләйлә Лерон. Җырның сүзләрен Алсу Хафиз тәрҗемә иткән. 

Клипның премьерасы 27 сентябрь көнне күрсәтелде. Видеода Казанның төрле матур күренешләре сурәтләнгән. 

«Бүген дөньяда хатын-кызның роле үсә. Мәсәлән, бу Белоруссиядәге протест буенча да яхшы күренә. „Мулан“ фильмы да шул хакта. Шуңа күрә без бу җырны татар телендә яздырырга һәм аңа клип төшерергә булдык. Татар хатын-кызы — „Мулан“ фильмы героинясе кебек үк көчле ул», — дип аңлаттылар клипның мәгънәсен кызлар.

Интернет кулланучылар TatarTell кызларының иҗатын уңай бәяләгән. 

«Әдилә! Искиткеч тавыш!», «Бик матур!!!», «Шәп!», «Мулашка))))!!!», — дип яза алар (авторларның орфогафиясе һәм пунктуциясе сакланган). 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100