news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элвин Грейның «Яңа моң» Халыкара бәйгесенә җиде илдән гариза килгән

Музыкаль проект Башкортстан Башлыгының 30 миллион сум күләмендәге грантына гамәлгә ашырыла.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). «Яңа моң» Халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнгән. Бәйгегә 7 илдән барлыгы 800 гариза килгән. Алар арасыннан 50 иң яхшы кандидатны сайлап алып, Уфага чакырачаклар, дип яза «Башинформ» агентлыгы проектның җитәкчесе Элвин Грейга (Радик Юльякшин) сылтама белән..

Супер-финалистны 1 миллион сум күләмендә төп бүләк көтә. Музыкаль проект Башкортстан Башлыгының 30 миллион сум күләмендәге грантына гамәлгә ашырыла.

Бәйге Башкортстан башкаласында март аеннан майга кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 16 телепрограмма әзерләнәчәк, аларны төбәк һәм федераль каналларда трансляцияләү күздә тотыла.

Бәйгедә рус, башкорт һәм инглиз телләрендәге җыр белән 18-35 яшьлек башкаручылар катнаша ала. Шоуда Россия, милли һәм чит ил эстрадасы җырчылары, башкаручылары һәм композиторлары була. Катнашучылар белән Россиянең иң яхшы белгечләре эшләячәк, дип вәгъдә итә оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100