news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әнвәр Нургалиевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Җырчы премияне тормыш иптәшенә багышлады.

Әнвәр Нургалиевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
Рамиль Гали

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «ТМТV» музыкаль премиясен тапшыру тантанасында Әнвәр Нургалиевка Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде.

Мактаулы исемне Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тапшырды.

Әнвәр Нургалиев тамашачыга рәхмәт сүзләрен җиткерде. «21 еллык хезмәтемне бәяләгән өчен зур рәхмәт. Күпме кайгы булса да, соңыннан шатлык килә. Бу премияне тормыш иптәшемә багышлыйм», — дип сөйләде ул.



news_right_1
news_right_2
news_bot