«ШАЯН ТВ» каналында «Әти һәм мин» тапшырулары башлана

Зиннуровлар гаиләсе төрле буыннар уйнап үскән уеннарның кызыклылары турында сөйли.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). «ШАЯН ТВ» каналы «Әти һәм мин» яңа проекты башлану турында игълан итте.

«Хәзерге балалар вакытны ничек үткәрергә ярата? Әтиләр нинди уеннар уйнап үскән? Һәм иң мөһиме: кайсы буын уеннары кызыграк? Әлеге сорауларга җавапны Зиннуровлар гаиләсе эзли», ди оештыручылар.

«Әти һәм мин» тапшыруы һәр якшәмбе 17:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналында чыга.

Шулай ук тапшыруны «ШАЯН ТВ»ның You Tube каналында һәм shayantv.ru сайтында карарга мөмкин.