news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават онлайн-концертлар турында: Тавыш бар икән, подвалмы, сәхнәме - аерма юк

Җырчы коллегаларын да онлайн-концертлар уздырырга өндәде.

Салават онлайн-концертлар турында: Тавыш бар икән, подвалмы, сәхнәме - аерма юк
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов коронавирус сәбәпле онлайн концертлар уздыра. «Татар-информ» хәбәрчесенә ул мондый форматка бәясен бирде.

«Беренчедән, булмаган тавыш бетми. Тавыш бар икән, фатирмы ул, подвалмы ул, сәхнәме ул — бер аермасы да юк. Тавышны бизәмичә, ничек бар, шулай җырлау — ул җырчының төп эше. Шуңа күрә авыл клубымы яисә Мәскәү сәхнәсеме, миңа барыбер. Бу — минем эшем», — ди Салават.

Җырчы коронавируска карата да фикерен белдерде. «Шушы алтмыш яшемдә без күрмәгән авыру, реформа юктыр. Без аның барысын да үттек, җиңдек. Коронавируста шаккатырлык бер әйбер дә юк. Бар да үтә, бу да үтәр», — диде ул.

Бүген җырчы онлайн-концерт бирә. Ул бу концертларда башкаларны да катнашырга өндәде.

«Әйе, концертларны кичектерергә туры килде. Халыкка үзеңне күрсәтергә, мөмкинлек бар. Бу — дәрәҗә. Һәр шәп җырчы катнашырга тиеш. Башка җырчыларны үпкәләтәсем килми. Безнең халыкта мең җырчы бар. Мәсәлән, Филүс Каһиров, Рөстәм Закиров, Раяз Фасыйхов, Рәсим Низамов кебек җырчыларның бу чарада катнашуын теләр идем. Алар ялкауланып ятмасын иде. Алар риза булыр дип уйлыйм. Ә менә аптыраганнан җырлаганнар килеп йөрмәсә, әйбәтрәк», — диде җырчы.



Галерея: Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт куйды
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100