news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Америкада яшәүче җырчы Иделия Марс Эльбруска Татарстан әләмен алып менгән

«Йөрәгем түзмәс дип курыктым, бүтән болай организмны мыскыл итмәм», — ди җырчы.

Америкада яшәүче җырчы Иделия Марс Эльбруска Татарстан әләмен алып менгән
ideliamars Инстаграм аккаунты

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Америкада яшәүче җырчы Иделия Марс Эльбруска менгән һәм биредә Татарстан әләме белән фотога төшкән.

«Мин булдырдым! Юлны тулаем үзем үтәргә булдым. Моңа төркемебездән бары 2 егет кенә батырчылык итте. Һәм, әлбәттә, мин. Эльбруска менү 12 сәгать тәшкил итте. Бу бик катлаулы һәм куркыныч, сез моны хәтта күз алдыгызга ди китерә алмыйсыз», — дип бүлешә ул Инстаграм аккаунтында.

«Йөрәгем түзмәс дип курыктым, бүтән болай организмны мыскыл итмәм», — ди җырчы.

Җырчы һава торышы да начар булганын ассызыклый.

Әлегә Иделия тауга менүдән соң ял итәм, дип яза.

«Бу миңа бик зур тәҗрибә булды. Үзең турында уйларга, үзеңне сакларга кирәклеген аңладым», — ди ул.

  • Эльбрус — Россия һәм Европаның иң биек ноктасы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100