news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Галимов «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде

Мәртәбәле дәүләт бүләген җырчыга Бөтендөнья татар конрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан Айдар Галимов Татарстан Республикасының мәдәни-рухи мирасын саклауга һәм баетуга зур өлеш керткәне өчен, Президент Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мәртәбәле дәүләт бүләген җырчыга Бөтендөнья татар конрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100