news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче тапкыр тапшырыла торган «Балалар премиясе» лауреатлары билгеле булды

Җиңүчеләрне ТМТВ телеканалындагы «Балалы солянка» тапшыруында катнашучылар арасыннан сайлап алганнар.

Беренче тапкыр тапшырыла торган «Балалар премиясе» лауреатлары билгеле булды
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Кичә УНИКС концертлар залында «Барс Медиа» беренче тапкыр оештырган «Балалар премиясе»нең лауреатлары бүләкләнде. «Балалар премиясе» — ТМТВ телеканалының балалар өчен беренче музыкаль премиясе ул.

«Балалар премиясе» лауреатлары: Җәмилә Әсәдуллина, Айза Галиева, Милина Хәйруллина, Азалия Хәйруллина, Раяна Миңнегалиева, «Веснушки» вокаль ансамбле, Лерия Гәйфетдинова, Раяна Ибатуллина, Карина Нәбиуллина, Аслан Миргаязов, Амелия Феофанова, Наилә Славина, Азалия Яфясова, Әминә Әхмәтҗанова, Зәлия Зиннурова.

Лауреатлар сәхнәдә кызыл келәмнән узды һәм концертта татар эстрадасы артистлары белән бергә чыгыш ясады. 

Җиңүчеләр атна саен ТМТВ телеканалында бара торган «Балалы солянка» тапшыруында катнашучылар арасыннан сайланган. Татар җырларын, биюләрен, уен коралларында татар халык көйләрен башкарган уналты яшькә кадәрге балалар лауреат булыр өчен көч сынашкан, Алар өчен «Балалы солянка»да тамашачы тавышын биргән.

«Ел саен «Балалы солянка» концертын уздырдык, җырчылар үз балалары белән җырлады.Быел без башка төрле форматта оештырырга булдык», — диде «Барс-рекордс» компаниясенең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева.

Быел концертта танылган җырчы балалары гына түгел, ә ел дәвамында «Балалы солянка» проектында катнашучылар чыгыш ясады.

«Бик сәләтле кызлар, егетләр бар. Ул балалар үзләреннән олырак җырчылар белән бертигез җырлый алалар. Без моны репетицияләр вакытында күрдек. Лауреатларга бүләккә сын, диплом, төрле сертификатлар, партнерлардан бүләкләр бирелә», — диде Динә Гәрәева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100