420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). «Болгар радиосы» яшь, актив, креатив, талантлы, татар телендә камил сөйләшүче кызлар һәм егетләр арасында алып баручы вазифасына кастингка чакыру турында игълан итте.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, кастингта 20-35 яшь аралыгындагы кешеләр катнаша ала. Катнашу өчен bolgarcasting@mail.ru электрон почтасына анкета тутырып һәм 3 минуттан артмаган аудиоязма яздырып җибәрергә кирәк.
Аудиоязмада үзегез теләгән темага хәбәр/ импровизация һәм газетадан яңалык укып җибәрү сорала.
Гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә.
Барлык шартларны үтәгәч, оештыручылар катнашучыга үзләре шалтыратачак, диелә хәбәрдә.