news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Балалар премиясе» лауреатлары исемлеге билгеле

«Без шаккаттыру дип түгел, дәрәҗәне тоту, үстерү дигән максат куйдык», — диде проект авторы, режиссеры Гөлназ Сәфәрова.

«Балалар премиясе» лауреатлары исемлеге билгеле
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). УНИКС концертлар залында «Барс Медиа» компаниясе оештырган «Балалар премиясе»нең лауреатларын бүләкләделәр. «Балалар премиясе» — ТМТВ телеканалының 3 яшьтән 14 яшьтәге балалар өчен икенче музыкаль премиясе.

«Балалар премиясе» лауреатлары: Ясминә Гарипова, Алия Төхвәтуллина, Элина Чеботарева, Җәмилә Шәйхразиева, Камил Баһ, Сәфинә Минһаҗева, Әминә-Мәдинә Рәсүлевалар, Аяз Фазлыев, Айза Галиева, Милина Хәйруллина, Азалия Яфаҗева, Раяна Миңнегалиева, «Веснушки» вокаль ансамбле, Камал Вәлиев, Раяна Ибатуллина, Аслан Миргаязов, Наилә Славина, Әминә Әхмәтҗанова, Зәлия Зиннурова, Мәрьям-Дания Сабировалар

«Без шаккаттыру дип түгел, дәрәҗәне тоту, үстерү дигән максат куябыз. Балалар чыннан да талантлы, алар Испания, Франция подиумнарында модель булган кызлар, аларның халыкара һәм Россиякүләм бәйгеләрдә җиңгәне бар», — ди «Балалар премиясе» проекты авторы, режиссеры Гөлназ Сәфәрова.

Аның сүзләренчә, элек баласы булган артистларга гына өстенлек бирелгән. «Мәсәлән, быел Ришат Төхвәтуллин катнаша. Ул өйләнмәгән, баласы юк. Мин профессиональ балалар белән эшләргә яратам, алар унышлар конкурс аша узган. Психикага зыян килми, киресенчә, алар инде чыныккан», — дип саный ул.

Лауреатлар сәхнәдә кызыл келәмнән узды һәм концертта татар эстрадасы артистлары белән бергә чыгыш ясады.

Җиңүчеләр атна саен ТМТВ телеканалында бара торган «Балалы солянка» тапшыруында катнашучылар арасыннан сайланган, аларның клиплары ай дәвамында хит-парадның югары баскычында торган. Татар җырларын, биюләрен, уен коралларында татар халык көйләрен башкарган балалар лауреат булыр өчен көч сынашкан.

«Балалар премиясе»нең алып баручыларының берсе Әминә Әхмәтҗанова бәйрәмне шоу буларак кабул итүен әйтте. «Сәхнәдә бераз каушап та алам, Рамил абый Шәрәпов мине тынычландыра, киңәшләрен бирә, хәтта көлдереп тә ала. Мин аны остазым дип саныйм», — диде ул.

Әминә концертта «Ашхабад» дип исемләнгән татар халык җырын башкарды. Ул аны Әлфия Авзалова җырлавында ишеткән булган. «Әлфия апа башкаруында күңелгә кереп калды. Җырларны әнием белән укытучым сайларга булыша. Концертта буыннар алмашы булуы яхшы», — диде яшь җырчы.

ТМТВ телеканалы режиссеры Лилия Кадыйрова проектның туган телдә булуы балалар өчен отышлы дип саный. «Кызганыч, хәзерге буын балалары халык җырларын тыңламый. Блогерларны, яшь җырчыларны күзәтәләр. Җыр белән баланың туган телен саклап калып булуына ышанам», — диде ул.

Концертта танылган җырчы балаларыннан тыш, ел дәвамында «Балалы солянка» проектында катнашучылар чыгыш ясады. Бүләккә сын, диплом, төрле сертификатлар, партнерлардан бүләкләр бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100