news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яшь йөрәкләр» бәйгесенә үзешчән җыр авторларыннан гаризалар кабул ителә башлады

Оештыручылар сүзләренчә, бәйгенең максаты — талантлы кешене интернет, радио, телевидение аша халыкка күрсәтү.

«Яшь йөрәкләр» бәйгесенә үзешчән җыр авторларыннан гаризалар кабул ителә башлады
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Яшь йөрәкләр» бәйгесендә катнашырга теләгән милли үзешчән җыр авторларыннан гаризалар кабул ителә башлады.

«Республикабызның төрле авылларында, шәһәрләрендә һәвәскәр авторлар бик күп. Алар үзләре өчен генә җыр һәм көй язгалый, ләкин зур аудиториягә чыгармый. Без шундый талантлы авторларны халыкка, популяр җырчыларга таныту максатыннан өченче „Яшь йөрәкләр“ бәйгесе башлануын игълан итәбез», — диде бәйгене оештыручы, продюсер Җәүдәт Гыйльманов.

Оештыручы сүзләренчә, узган елгы бәйгедә татарлар, башкортлар, марилар, чувашлар, удмуртлар үз телләрендәге җырлар белән катнашкан. Гариза җибәрүчеләр арасында Эстония һәм Үзбәкстан вәкилләре дә булган. Шулай ук Магнитогорск, Омск шәһәрләреннән, Башкортстан, Мари Эл, Чувашия республикаларыннан да авторлар килгән.

«Бәйгедән куркырга кирәкми, чөнки без профессионаллардан һәм танылган авторлардан гаризалар кабул итмибез. Максатыбыз - җырга уңай яки тискәре бәя бирү түгел, ә талантлы кешене интернет, радио, телевидение аша халыкка күрсәтү», — диде Җәүдәт Гыйльманов.

Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.

Бәйгедә катнашырга теләүче гаризаны 2021 елның 31 мартына кадәр «Яшь йөрәкләр» сайтына юллый ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100