news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус таралу сәбәпле, быел «Евровидение» җыр бәйгесе булмый

Роттердам шәһәрендә «Евровидение-2020» бәйгесендә Россиядән Little Big төркеме чыгыш ясарга тиеш иде.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Бөтен дөньяда коронавирус авыруы таралу сәбәпле, быел «Евровидение» җыр бәйгесе үткәрелмәячәк. Бу хакта бәйгенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Соңгы берничә атнада без „Евровидение“ бәйгесен үткәрүнең күп альтернатив вариантларын карадык. Әмма бөтен Европа буенча Covid-19 таралуына бәйле билгесезлек барлыкка килде. Шулай ук трансляция үткәрүче илләр хөкүмәте һәм Нидерланд хакимияте чикләүләр кертү сәбәпле Европа хәбәрләр тапшыру берлеге (EBU) планлаштырылган чараны уздырмау карарын кабул итте», диелә хәбәрдә.

Оештыручылар бәйгене соңрак үткәрүнең мөмкин булмавын әйтә. «Әгәр бәйге соңрак үткәрелсә, җиңүче илнең әзерләнүгә вакыты әз калачак. Моннан тыш, Евровидение онлайн рәвештә дә үтә алмый, чөнки Нидерланд хакимияте күп санда кешеләр җыелуны тыйды. Тамашаны дистанцион рәвештә уздыру бәйге традицияләренә туры килмәү сәбәпле бу вариант оештыручыларны канәгатьләндерми», — ди алар.

«Евровидение» нең 65нче юбилее Роттердам шәһәрендә үтәргә тиеш иде. Узган ел Израильдә үткән бәйгедә Нидерланд вәкиле Дункан Лоуренс җиңү яулады. Шуңа күрә Нидерландлар юбилейны үзләренең илләрендә үткәрү хокукына ия булды.

«Евровидение-2020» дә Россия исеменнән Little Big төркеме чыгыш ясарга тиеш иде. Алар үзләренең «вируслы» Uno җырын башкарыр дип көтелде.

EBU Роттердамның 2021 елда конкурста катнашуына каршы түгел. «Әмма хәзерге вакытта бу вакыйга нечкәлекләре турында фикер алышырга иртә әле», — ди алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100