news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Элвин Грейны Менделеевскига район прокуроры чакырып китергән

Ул «Кама таңнары» приюты балалары белән «Синең кара күзләрең» хитын башкарды һәм мөмкинлекләре чикле балалар мәктәбендә булды.

Җырчы Элвин Грейны Менделеевскига район прокуроры чакырып китергән
«Менделеевские новости»

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Җырчы Радик Юльякшин Менделеевскида балалар белән очрашты. Менделеевскига аны район прокуроры Ришат Шакиров чакырып китергән.

17 февральдә прокурорның туган көне иде. «Алар дус, аралашалар», — дип белдерделәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Менделеевск районы администрациясендә.

Башкортстан башлыгының мәдәният һәм яшьләр сәясәте буенча киңәшчесе, Элвин Грей тәхәллүсе белән танылган җырчы Радик Юльякшин «Кама таңнары» приюты балалары белән «Синең кара күзләрең» хитын башкарды һәм мөмкинлекләре чикле балалар мәктәбендә булды.

Менделеевскига ул Лениногорскидагы концертыннан соң килде. «Мине Менделеевск мәктәбендә шундый җылы каршы алдылар… Күптән тактага язганым булмады. Истәлеккә миннән теләкләр», — дип, җырчы үзенең Instagram битендә тәэсирләре белән уртаклаша.

Укучылар Элвина Грейга аның хитлары турында, ничек җырчы булып китүе, шәхси тормышы, иҗади планнары хакында сораулар бирделәр. Балаларга җырчы беренче җырының 14 яшендә чыгуын ә популярлыкка 15 яшендә ирешүен сөйләде.

Шулай ук бер укучыдан: «Урамда барысы да таныганда, бу популярлык белән яшәү авыр түгелме?» — дигән сорау да яңгырады. «Танылган булу — минем балачак хыялым, мин шул хыялыма таба барам», — дип җавап бирде җырчы.

Балалар Элвин Грей белән бергә «Уфтанма» хитын башкарды, ә аннары аңа истәлеккә дәрестә үзләре ясаган бал кашыгы бүләк иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100