Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Элвин Грей концертлары турында: Артистка түгел, оештыручыларга дәгъва бар
Башкаручы Татарстанда популяр, дип искәртте ТР Президенты.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда Элвин Грейның концертларын гамәлдән чыгару башкаручының иҗаты белән түгел, ә коронавируска каршы чаралар белән бәйле булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
«Татарстанда бу иптәшне яраталар, аңа ихтыяҗ бар. Роспотребнадзорның Элвин Грейга түгел, ә аның концертын оештыручыларга карата дәгъвасы бар. Безнең позиция шундый, беркемгә дә ташламалар бирмибез, һәм шул сәбәпле Covid-19 буенча вазгыять тә бездә тотрыклы булып кала», — дип аңлатты ул.
14 февральдә Элвин Грей Татарстанда үз концертларын гамәлдән чыгару турында белдерде. Декабрь аенда җырчы «Пирамида»да узган концертта санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозган өчен Роспотребнадзорның күз уңына эләккән.
Элегрәк Татарстан Мәдәният министрлыгында Башкортстаннан килгән артистларның чыгышларын тыю турындагы имеш-мимешләрне кире какканнар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз