news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иркә белән дуэт башкарган Эльвира Мифтахова «Яңа йолдыз» проекты җиңүчесе булды

Алинә Шәрипҗанова белән дуэт башкарган Казан егете Ильяс Минһаҗев һәм Ришат Фазлыйәхмәтов белән бергә җырлаган Уфа егете Марсель Закиров беренче өчлеккә эләкте.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Иркә белән дуэт башкарган Башкортстан Республикасы Нефтекамск шәһәреннән Эльвира Мифтахова «Яңа йолдыз» проектының абсолют җиңүчесе дип танылды. 13 декабрьдә Филармониядә узган финал концертында җиңүчеләрне атадылар. Аларның исемнәре һәр унике финалист чыгыш ясагач кына билгеле булды.

Алинә Шәрипҗанова белән дуэт башкарган Казан егете Ильяс Минһаҗев һәм Ришат Фазлыйәхмәтов белән бергә җырлаган Уфа егете Марсель Закиров беренче өчлеккә эләкте.

Өч иң яхшы башкаручы 2021 елның «Татар җыры» концертында чыгыш ясаячак.

2020 елның маенда «Барс Медиа» «Яңа йолдыз» исемле телевизион вокаль шоу башлап җибәрде. Проект 3 этаптан торды. Бәйгедә катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 18-35 яшьлек татар башкаручылары өч йөздән артык гариза җибәргән. Проектта катнашучыларның географиясе дә киң: Татарстан, Башкортостан, Удмуртия республикалары, Пермь, Ульян, Түбән Новгород өлкәләре. Хәтта Казахстанда һәм Үзбәкстанда яшәүче татарлар да видеоларын юллаган.

Оештыручыларга килеп ирешкән видео һәм эссе нигезендә, 50 талантлы һәм перспектив башкаручы сайлап алган. Казанда узган кастингта жюри 12 катнашучыны финалга чыгарды.

Финалистлар белән Мәскәүдән килгән Лина Арифуллина командасы һәм татар эстрадасы мэтрлары унике атна вакыт дәвамында шөгыльләнде. Вокал дәресләрен Россиядә танылган педагог Зоя Бабкина бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100