news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Болгар радиосы» IХ Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре билгеле

«Татар эстрадасы легендасы», IPHONE 12 отучы да ачыкланды.

«Болгар радиосы» IХ Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре билгеле
«Болгар радиосы»ның матбугат хезмәте

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). 11 декабрьдә «Болгар радиосы» IХ Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре, «Татар эстрадасы легендасы», IPHONE 12 отучы билгеле билгеле булды. Быел да тамашачылар тантананы турыдан-туры трансляциядә күзәтә алды.

Җиңүчеләр «Кайнар хит» тапшыруы җиңүчеләре һәм «Болгар радиосы» тыңлаучылары фикере нигезендә сайлана. «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең максаты — халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясендә барлыгы 30 номинант. Премиянең авторларга да тапшырылуы шулай ук үзенчәлекле матур бер традициягә әверелде. Тантананы алыштыргысыз Илфар Кәримов, Рөстәм Гайзуллин һәм кыска вакыт эчендә күпләрнең мәхәббәтен яулап өлгергән «Иртәнге чәй», «Кайнар хит» тапшыруларының алып баручысы Эльвира Вилдан алып барды, диелә хәбәрдә.

«Кайнар хит» тапшыруында җиңеп, «Тамашачы сайлавы» номинациясенә: Ләйсән Мәхмүтова, Мурат Гайсин, Гөлнара Тимерҗанова, Азалия Зиннәт, Фәридә-Алсу дуэты, Гөлшат Имамиева, Лилия Муллагалиева, Азат Абитов, Рәнис Габбазов лаек булды.

«Кайнар хит» җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында «Болгар радиосы» нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар да «Алтын йолдыз» сыны белән бүләкләнде.

  • Фирдүс Тямаев «ЕЛ ҖЫРЧЫСЫ»
  • Винарис Илъегет «ИҢ ХИСЛЕ ҖЫРЧЫ»
  • Зөфәр Хәйретдинов «ЙӨРӘКЛӘРГӘ ҮТЕП КЕРГӘН ҖЫР»
  • Ришат Фазлыйәхмәтов «ИҢ РОМАНТИК ҖЫРЧЫ»
  • Винера Ганиева «ХАЛЫК МӘХӘББӘТЕ»
  • Филүс Каһиров «ХАЛЫКЧАН ҖЫРЧЫ»
  • Ландыш Нигмәтҗанова «КАБАТЛАНМАС ТАВЫШ»
  • Алсу һәм Азат Фазлыевлар «ИҢ ХАЛЫКЧАН ДУЭТ»
  • Гүзәлия «ХАЛЫК КҮҢЕЛЕНӘ КЕРГӘН ҖЫР»
  • Мингол Галиев «ТАТАР ЭСТРАДАСЫ ЛЕГЕНДАСЫ»
  • Раяз Фәсыйхов «ИҢ ЛИРИК ҖЫР»
  • Анастасия Макарова «ИҢ ЭЗЛӘНҮЧӘН ҖЫРЧЫ»
  • Гүзәл Идрисова «ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ МОҢ»
  • Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар «ИҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ДУЭТ»
  • Роман Плеханов «ЯҢА ИСЕМ»
  • Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар «ЕЛНЫҢ ГАИЛӘ ДУЭТЫ»
  • Элмира Кәлимуллина «ИҢ ЗӘВЫКЛЫ ҖЫРЧЫ»
  • Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем «ИҢ КРЕАТИВ ДУЭТ»
  • Зинира һәм Ризат Рамазановлар «ИҢ РОМАНТИК ДУЭТ»
  • Илсөя Бәдретдинова «ИҢ ЗАМАНЧА ҖЫРЧЫ»
  • Ришат Төхвәтуллин «ИҢ МОҢЛЫ ҖЫРЧЫ»

 

Ел саен премиядә «Татар эстрадасы легендасы» дигән номинация тапшырыла. Алдагы елларда әлеге номинациягә Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова, Рафаэль Ильясов, Мәсгут Имашев кебек олпат шәхесләребез лаек булган иде. Быел бу номинациягә күптән түгел 80 яшен тутырган Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев ия булды.

Турыдан-туры трансляция барышында IPHONE 12 җиңүчесе дә билгеләнде. Ай дәвамында 5522 номерына МИЛЛИ сүзе белән SMS хәбәрләр кабул ителде. Трансляция барышында очраклы бер номер сайлап алынды. Телефонны Башкортстан Республикасының Зианчура районында яшәүче Фларида исемле ханым отты.

Алып баручылар аңа гап-гади: «Рөстәм әлеге вакытта нишли?!», дигән сорау бирде. Вәгъдә иткәнчә, бәйгедә катнашкан, турыдан-туры транслянцияне карап сорауга җавап бирә алган тамашачы җиңүче итеп сайланды, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100