news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлауның соңгы көнендә Казанда Фирдүс Тямаев һәм «Ума Турман» чыгыш ясаячак

19 сентябрьдә Казанның «Ак Барс Арена» стадионы каршындагы мәйданда Татарстанның һәм Россиянең эстрада йолдызлары катнашында зур концерт булачак.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Дәүләт Думасы сайлауларының соңгы көнендә — 19 сентябрьдә Казанның «Ак Барс Арена» стадионы каршындагы мәйданда Татарстанның һәм Россиянең эстрада йолдызлары катнашында зур концерт булачак.

Концерт мәйданына бушлай керү хокукын сайлау участокларында тавыш бирүче казанлыларга тапшырылган «Мин тавыш бирдем» беләзекләре тәэмин итә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында Казан мэриясендә әйттеләр.

Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев сүзләренчә, бу көнне бай концерт программасы көндезге 14.00 сәгатьтә башланып, кичке 22.00 сәгатькә кадәр барачак.

«Программаның кульминациясе — Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов, „Ума Турман“, Филатов һәм Karas төркемнәре, рэпер Мот һәм Россиянең халык артисты Олег Газманов катнашындагы концерт», — диде Булат Алеев.

Ул шулай ук концертның йомгаклау аккорды кичке салют булачагын да әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100