news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Уразова «Татнефть-Арена»да 8 мең тамашачы җыйды

Татар эстрадасы җырчыларыннан моңарчы бу мәйданда Элвин Грейның гына концерт куйганы бар иде.

Гүзәл Уразова «Татнефть-Арена»да 8 мең тамашачы җыйды
Рәмис Латыйпов

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Бүген Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова «Татнефть-Арена» да 8 мең тамашачыны җыйды.

Татар эстрадасы җырчыларыннан «Татнефть-Арена» да моңарчы Башкортстаннан Радик Юльякшин — Элвин Грей гына концерт куйган иде.

Концертны «Эзләдем» җыры белән Гүзәл Уразова башлады. Аннары аның ире, Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов итальянча җыр башкарды. Чыгышны җырчы гаилә «Кайту», «Зәңгәр кыңгыраулар» кебек хитлардан попурри белән дәвам итте.

Концертта Согдиана, Муса Маликов, Илсөя Бәдретдинова, «Казан» бию ансамбле катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100