Гүзәл Уразова картлар йортларын - «Сөембикә»гә, балалар йортларын «Ялкын»га яздырган

«Ай саен шушы журналларны укып бару - шатлыклы күчтәнәч», - ди Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова республикабызның биш картлар йортын — «Сөембикә» журналына, шулай ук Татарстанның төрле районнарында урнашкан биш балалар йортын «Ялкын» журналына яздырган. Бу хакта җырчы үзенең Instagram сәхифәсендә хәбәр итә.

«Сөембикә» журналын — биш картлар йортына, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» журналын биш балалар йортына яздырдым. Бу йортлар республикабызның төрле районнарында урнашкан. Милли матбугатыбызны саклап калуда үз өлешемне кертәсем килде. Өйдән чыкмыйча гына, tatmedia.ru сайтына кереп, шушы журналларга язылдым. Ай саен картлар һәм балалар йортлары аларны алачак. Кешегә күчтәнәч бирсәң, ул иртәгә онытыла. Ә инде ай саен шушы яраткан журналларны укып бару - шатлыклы күчтәнәч. Язылыгыз!» — ди җырчы.

«Милли матбугатыбызны һәм телебезне бергәләп саклыйк», — дигән Уразова.