news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдүс Тямаев «Татарлар», «Туган тел» җырларына флешмоб башлап җибәрде

Җырчының инстаграм аккаунтындагы видеога комментарий калдыручыларның күбесе Фирдүс Тямаевны хуплаган.

Фирдүс Тямаев «Татарлар», «Туган тел» җырларына флешмоб башлап җибәрде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ») Фирдүс Тямаев туган авылы Түбән Норлат халкы белән бергә «Татарлар» һәм Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә иҗат ителгән җырларын башкарып, бүген флешмоб башлап җибәрде.

«Старт дәвам итә. Катнашыгыз. Сезне бүләкләр көтә», — диелгән җырчының Инстаграм аккаунтында.

Видеога комментарий калдыручыларның күбесе Фирдүс Тямаевны хуплаган. Язылучылары «Молодцы», «Шәп флешмоб», «Данир Сабиров әйтмешли, Норлат башлыгы диярсең. Чыгып баскан, молодец. Тямаев, син булдырасың», — кебек комментарийлар калдырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100