news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганиева «Татарстар» онлайн-шоу җиңүчесе исемен атаячак

Җиңү өчен берьюлы биш вокалист көрәшәчәк.

Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганиева «Татарстар» онлайн-шоу җиңүчесе исемен атаячак

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). 10 июньдә Татарстанда «Татарстар» масштаблы онлайн-шоу һәм җырчылар бәйгесенең финалы булачак. Финалга чакырылган кунак Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева белән шоуның җиңүчесен ачыклаячак. Бу хакта бәйгенең оештыру комитеты хәбәр итә.

Йолдызлы экспертларга җиңүчене ачыклау өчен башка жюри әгъзалары һәм социаль челтәр кулланучылары ярдәм итәчәк. Шоу трансляциясе бәйгенең «Вконтакте», «Одноклассники» һәм Instagram төркемнәрендә, шулай ук Татарстан Республикасының рәсми төркемнәрендә киче җидедә башланачак.

Алдарак катнашучыларның талантын «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле солисты Антон Салакаев, телевидение алып баручысы Зөһрә Уразбахтина, популяр җырчы Лэйна, популяр блогер һәм ТНТ каналындагы «Холостяк» реалити-шоу җиңүчесе Дарья Канануха бәяләгән иде.

Җырчылар бәйгесендә, өйдән чыкмыйча, теләсә кайсы телдә җыр башкарып, теләгән һәркем катнаша алды. Жюри видеоның креативлыгын, җырны башкаруны, җырчының харизмасын, актерлык осталыгын бәяләде.

Бәйгегә республиканың, Россиянең күп төбәкләреннән барлыгы 300дән артык гариза килгән. Ә финалга бары тик иң якты һәм артистлык сәләте көчле булган биш вокалист сайланган.

Алар арасында — Светлана Силантьева (51 яшь, Чистай), Миләүшә Ногманова (15 яшь, Казан), Даниил Федоров (26 яшь, Яшел Үзән), Динар Шәрәфетдинов (21 яшь, Казан) һәм Алена Шишкина (21 яшь, Казан).

Шоуның төп бүләге — профессиональ клип төшерү һәм аны Татарстанның социаль челтәрләрендә тәкъдим итү. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100