news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премия тапшыру тантанасы онлайн күрсәтеләчәк

Концерт барышында IPhone җиңүчесе дә билгеле булачак.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Пандемия сәбәпле, Милли музыкаль премия тапшыру тантанасын «Болгар радиосы» онлайн форматта үткәрергә булды. Чара 2020 елга нәтиҗәләр ясау булып тора. Быел тантана тамашачыларсыз үтәчәк. Шуңа да карамастан, әлеге тантананы һәркем күрә алачак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

«Әлеге авыр чорда тамашачыларыбыз да, җырчыларыбыз да борчуларын онытып, бераз бәйрәм рухын, Яңа ел якынлашуын тойсыннар иде. Милли премия — ул еллык нәтиҗә ясау һәм аны 2021 елга калдыру дөрес булмас», — диде «Болгар радиосы»ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов

Милли премиянең өченче алып баручысы «Мисс Татарстан — 2017» Зөлфия Шәрәфиева булачак.

Концерт барышында IPhone җиңүчесе дә билгеле булачак. Ноябрь башыннан алып, әлеге бәйгедә катнашучылар саны ике мең ярымнан артты. Конкурс 12 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Концертны алып баручылар, очраклы рәвештә билгеләнгән җиңүчегә турыдан-туры трансляциядә барышында шалтыратып, концертка бәйле сорау бирәчәк. Шуңа күрә конкурста катнашучыларга концертны күзәтеп бару мөһим.

Милли премия тапшыру тантанасын 12 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа гасыр», «ТНВ-Планета» телеканалларыннан карап булачак. Интернеттан файдаланучылар концертны «Болгар радиосы»ның ВКонтакте рәсми төркемендә карый алачак. Ә инде ул көнне тантананы телевизор, яисә интернеттан күзәтеп бара алмаучылар өчен тамаша «Болгар радиосы» дулкынында да яңгыраячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100