news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«БиюBattle» проектының беренче җиңүчеләре 5 сентябрьдә билгеле булачак

Әлеге чыгарылышта финалистлар — YouDancer (Син биюче) һәм «Шәүләләр» (SHADOWS) төркемнәре хип-хоп стилендәге биюләр тәкъдим итә.

«БиюBattle» проектының беренче җиңүчеләре 5 сентябрьдә билгеле булачак
«ШАЯН ТВ»

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). 5 сентябрь, якшәмбе көнне, «ШАЯН ТВ» каналында «БиюBattle» проектының беренче җиңүчеләре билгеле булачак.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, әлеге чыгарылышта финалистлар — YouDancer (Син биюче) һәм «Шәүләләр» (SHADOWS) төркемнәре хип-хоп стилендәге биюләр тәкъдим итә. 

«Йолдызлы жюри кайсы төркемне сайлар? Бу сорауга җавапны 5 сентябрь көнне „ШАЯН ТВ“ каналында 12:00 һәм 17:00 сәгатьтә эзләгез», диелә бу хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot